news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган журналист Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә “Дога” дип исемләнгән кичә оештырылачак

Чарада Алсу Хәсәнова исемендәге премия дә тапшырылачак.

Танылган журналист Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә “Дога” дип исемләнгән кичә оештырылачак
архив/Салават Камалетдинов, Лəвəнт Булут

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 15 мартта Тукай клубында танылган татар журналисты Алсу Хәсәнова-Булут истәлегенә багышланган “Дога” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең проект авторы Мөнирә Хәбибуллина хәбәр итте.

“Кичәдә Алсу Хәсәнова-Булутның тормышы һәм иҗаты белән таныштырачаклар, аның фотолары күрсәтеләчәк, хикәясеннән өзек укылачак. Моннан тыш, Алсуның “Яшьлегем хисләре” дип аталган язмасын да күрсәтергә ниятлибез”, - дип сөйләде ул.

  • Әдәби кичәдә Алсу Хәсәнова исемендәге премия лауреатларына дипломнар да тапшырылачак.

Мөнирә Хәбибуллина хатирәләрен дә сөйләде. “Алсу Татарстан һәм татар дөньясы, мәдәният өчен янып яшәде. “Ватаным Татарстан” газетасында күп еллар хезмәт куйды. Ул үтә дә зыялы кеше иде. Минем исемдә ул һәрвакыт горур һәм милләтпәрвәр кеше булып калачак”, - диде ул.

Кичәне “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә Татарстан Язучылар берлеге оештыра. Артистлардан Идрис Газиев, Георгий Ибушев, Айдар Габдинов, Марат Әюпов, Мөнирә Хәбибуллина, Розалия Зәкиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә. Чарага керү ирекле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot