news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган җырчы Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Башкортстанга килде

Танылган җырчы Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар Башкортстанга килде

(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар җырчылары, Татарстанның атказанган артистлары Зөлфия белән Җәвит Шакировлар Уфага чираттагы иҗат сәфәренә килде. Бу юлы талантлы якташларыбыз Башкортстан тамашачыларына “Гомерләр балкышы” дип исемләнгән театрлаштырылган тамаша тәкъдим итә.

Зөлфия белән Җәвит Шакировлар, бүген иртән Башкортстан телевидениесенең иртәнге ике сәгатьлек “Сәлам” тапшыруында катнашып, үзләренең яңа концерт программасы хакында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бирде. Алар бу тамашаның сценариен да үзләре язган, режиссерлык мәшәкатьләрен дә үзләре аткарып чыккан. Программада танылган җырчыларның элекке еллардагы җырлары да, яңа гына иҗат ителгәннәре дә урын алган. Кайбер җырларның көен Зөлфия Шакирова үзе язган.

Бүген Татарстан кунаклары тәүге концертларын бирә. Уфаның мең кеше сыешлы “Юбилейный” мәдәният сараенда чыгыш ясый алар. Программаны Җәвит Шакиров алып бара һәм шулай ук җырлар да башкара. Зөлфия ханым да яңа тамашада гомерләрнең балкышлы булуы хакында яңа җырларын ишеттерәчәк.

Иртәгә исә яраткан җырчыларыбыз Уфаның Дим бистәсендәге “Орион” мәдәният сарае сәхнәсен гөрләтәчәк. Аннан соң аларны республиканың берничә районында яшәүче җыр-моң сөюче милләттәшләребез дә көтә әле.

news_right_1
news_right_2
news_bot