news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган язучылар Әгерҗедә булып, чараларда катнашты

Алар арасында Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, “Мәйдан“ журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов бар.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Әгерҗе районында язучылар Ләбиб Лерон, Госман Гомәр, Рифат Җамал, Әлфия Ситдыйкова, Факил Сафин, “Мәйдан“ журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов катнашында әдәби чаралар узды, дип яза җирле басма. 
 
Башта Тирсә мәктәбендә Мордывый авылында яшәп иҗат иткән шагыйрь Чыңгыз Мусинны искә алу кичәсе үткәрелде. Кичке якта Әгерҗенең 3нче мәктәбендә язучы Габдулла Галиевка 90 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot