Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Танылган язучы Марсель Галиев үзен фото сәнгатендә сыный
Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты үзенең тәүге күргәзмәсен халыкка тәкъдим итте.
(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Шәһри Казан” газетасы редакциясенең күргәзмәләр оештыра торган өлешендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиевның фотокүргәзмәсе ачылды. Әдипнең фото сәнгате белән дә кызыксынуы, аны үткен сүзле прозаик һәм сәләтле шагыйрь буларак танучыларны бераз гаҗәпләндергәндер.
Фотосурәтләрнең барысы да диярлек табигатьтә төшерелгән. Агач, чәчәк, гөл һәм гөмбәләрнең бары бик үзенчәлекле булганнары, авторның игътибарын җәлеп итә алганнары гына сурәткә алынган. Автор үсемлек таҗында, агач күәсәсендә, яисә агачка берегеп үскән гөмбәләрдә кеше сынын, йөзен, башка могҗизалы сурәтләрне күреп алып, телефонындагы фотоаппаратына төшергән. Үсемлекләр дөньясы чагылыш тапканга, табигать-рәссам үзе ясаган сурәтләр булганга, Марсель Галиев әлеге жанрны "фитографика" дип атый.
Мондый үзенчәлекле рәсемнәрне ул моннан 6-7 ай элек кенә сурәткә төшерә башлаган.
Күргәзмәне оештыручыларның берсе, “Шәһри Казан” газетасы баш мөрәррир урынбасары Рәсыйха Исмәгыйлева сүзләренчә, Марсель Галивны рәсем ясарга укытучысы өйрәтә.
“Ул без күргәнне күрми, һәр нәрсәгә үзенчә карый. Ул фотосурәтләр ярдәмендә чорларны тоташтыра. Монда аның Скиф патшалары да, хумнарны да күрергә була. Автор фикеренчә, иң сәләтле агач – ул каен. Марсель Галиев аны хәтта “аксөяк” дип тә атый”, – диде Рәсыйха Исмәгыйлева.
Дөрестән дә, күргәзмәдәге фотосурәтләрнең исемнәре бик үзенчәлекле. Алар арасында “Лемурияче”не (Һинд океанында су астына киткән мифик материк – Л.Л.), “Җилләр алиһәсе”н, “Өстән булган билгеләр”не, “Гуру”ны, “Җиһан хуҗасы”н һәм башкаларны күрергә мөмкин.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән аралашу вакытында Марсель Галиев әлеге исемнәрнең аңа фотосурәтләрне, табигать күренешләрен күрүгә башына килүен һәм фотосурәтләрне атаганда авторның шагыйрь һәм язучы булының да ярдәм итүен билгеләп үтте.
“Урманда йөрергә яратам. Алар Мәскәү янында гына бар дип уйлый идем, Казан тирәсендә дә күп икән. Бигрәк тә кыш башланыр алдыннан көз көне гөмбәләрне күзәтәм. Гомеремдә дә гөмбә җыйган һәм таный белгән кеше түгелмен. Көз көне, бер чәчәк тә калмагач, урманны бизәп торучы ролен үти алар”, – ди фотосурәтләр авторы.
Киләчәктә ул фотосурәтләрне төсле альбомга туплап, фәлсәфи уйланулары белән бергә, татар, рус, инглиз телләрендә чыгарырга планлаштыра.
Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин күргәзмәне фотокүргәзмә генә түгел, ә тирәнрәк мәгънәгә ия чара, дип атады. “Күз белән генә күрү җитми дөньяны. Күзең 100 процент сәламәт булса да, барысын да күреп булмый. Табигатьнең теле тирәнрәк. Шул тирәнлекне күрү өчен фәлсәфи фикер йөртә белү кирәк. Кайбер профессионаллар бәлки тәнкыйтьләр, ут дөрес куелмаган, ракус дөрес алынмаган, дияр. Әмма аның мәгънәсе – фәлсәфи һәм ул кешелек җанының табигать белән уртак икәнен күрсәтә”, – дигән фикер белдерде ул.
“Идел-пресс” нәшриятының элеккеге генераль директоры Ислам Әхмәтҗанов: “Бер газетада Марсель аганың “Агыла да болыт агыла...” дигән язмасы чыккан иде. Әлбәттә, акка кара белән ясалган ярты полосалык графикасы да бастырылды. Шул рәсемне күргәннән соң, Малевичлар бер якта торсын, дисең. 25 ел вакыт узган, әмма ул һаман күңел түрендә, чөнки ихлас күңелдән ясалган”, – дип хәтер яңартты.
Язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла: “Марсель шигырьгә генә сыя алмаганга, прозага күчте. Прозасы шигырьгә әверелде. Аңа сыя алмагач, рәссем сәнгатенә күчте”, – дип саный.
Сәнгать белгече Розалина Шаһиева күргәзмәне бик үзенчәлекле икәнен билгеләп үтте һәм әлеге фотосурәтләрне чит илләргә чыгарырга, анда күргәзмәләр оештырырырга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз