news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган язучы Ибраһим Абдуллин вафат булды

Танылган язучы Ибраһим Абдуллин вафат булды

(Уфа, 11 июль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның танылган язучысы Ибраһим Абдуллин, каты һәм озак авырудан соң, 85 нче яшендә вафат булды. Ибраһим Абдуллинны әдәбият сөючеләр талантлы прозаик һәм драматург буларак белә. Аның шигырьләренә композиторлар язган байтак җырлар да халык арасында популяр булып китте.

Ибраһим Абдуллин милләте белән татар. Башкортстандагы башка күп кенә татар әдипләре кебек үк, ул башкорт әдәбияты үсешенә зур өлеш кертте. Ибраһим Әхмәт улы Абдуллин Шаран районының Зирекле дигән татар авылында туып-үсә. Бөек Ватан сугышы юлларын үтеп, күп кенә хәрби бүләкләр алып, туган ягына исән-имин әйләнеп кайткач, үзен башта журналист эшчәнлегенә, ә аннан соң язучылыкка багышлый. 1946 елда аның «Ул Уралдан иде» дип аталган тәүге хикәяләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң аның бер-бер артлы проза китаплары басыла башлый. Зур күләмле әсәрләреннән «Хуш, Рим», «Тол хатыннар еламый» һәм «Кош юлыннан барам» дигән романнары укучыларның мәхәббәтен яулады. Бу китаплар рус телендә дә басылып чыкты.

Милли драматургия үсешенә дә зур өлеш кертте талантлы әдип. Аның «Тиле яшьлек», «Их, Өфе кызлары», «Яратам, яратам» һәм «Җыр булып кайтырмын», шулай ук «Айсылуның айлы кичләре», «Төшләр озын булмый», «Күңелләргә пәрдә кормагыз» дигән пьесалары Башкортстан, Татарстан һәм башка төбәкләр театрларында сәхнәләштерелеп, озак еллар репертуардан төшмәде.

Әдипнең шигырьләренә язылган «Үз ягыма кайтсам», «Агыйделдә боз китә», «Яратам, яратам», «Баҗалар», «Зөлфия» һәм башка бик күп исемдәге җырлар әле дә булса эфирда яңгырый һәм җырчылар репертуарына кертелә.

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында була. Мәңгелек йортына аны Уфадагы мөселман зиратында күчерәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100