Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган язучы Эрнст Мулдашев үзенең укучылары белән очрашачак
Танылган язучы Эрнст Мулдашев үзенең укучылары белән очрашачак
(Казан, 29 май, “Татар-информ“, Ландыш Харрасова). Бүген Казанның “Книжный двор” гипермаркетында танылган язучы, хирург-офтальмолог, сәяхәтче Эрнст Мулдашев үзенең «Матрица жизни на земле» китабын тәкъдим итәчәк. Очрашу барышында ул укучылар сорауларына да җавап бирер дип көтелә.
Әйтергә кирәк, «Матрица жизни на земле» басмасы «В поисках города Богов» китабының 5нче томы булып тора. Анда Эрнст Рифгать улы берничә ел буе Тибетта уздырган фәнни экспедициясе турында бәян итә һәм элекке китапларындагы кебек кешелекнең килеп чыгышы турында фикер йөртә. Эрнст Мулдашевның элекке басмалары дөньяның 13 теленә тәрҗемә ителгән. Автор үзе исә ирекле рәвештә инглиз, испан һәм алман телләрендә аралаша.
Моннан тыш, Эрнст Мулдашев дөнья медицинасында танылган шәхес. Ул заманында күзләрне дәвалый торган “аллоплан” дигән хирургия биоматериалын булдырган иде. Бүгенге көндә Э. Мулдашев медицина фәннәре докторы, профессор, Луисвилльский университетының дәрәҗәле консультанты, АКШның Офтальмология академиясе әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз