news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган урбанист Әлмәтне «велодустанә» шәһәрнең алтын стандарты дип бәяләгән

Шәһәрнең мобильлеге мәсьәләләре буенча эксперт, танылган Дания урбанисты Микаэл Колвилл-Андерсен үз блогында Әлмәт турында язган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Хакимият һәм бизнесның уңышлы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Әлмәт Россиядә велоинфраструктура белән җитди шөгыльләнүче Һәм бу юнәлештә уңышларга ирешүче беренче шәһәр булды. Бу хакта үзенең профиль блогында шәһәр мобильлеге мәсьәләләре буенча эксперт, танылган Дания урбанисты Микаэл Колвилл-Андерсен язган, дип хәбәр итә ТР Әлмәт районы хакимияте матбугат хезмәте.

«Россиядә велоинфраструктураны җәелдерү белән җитди шөгыльләнүче беренче шәһәр булып, Әлмәт үзенә игътибарны җәлеп итте. Шәһәр велоинфраструктура үсешенә җитди инвестицияләр керткән һәм Даниянең йөз еллык тәҗрибәсе ярдәмендә Әлмәтне «велодуслык»ның алтын стандарт шәһәре дәрәҗәсенә җиткергән. Бу белемнәрне тапшыру өчен идеаль очрак. Һәм вакыйгалар моның белән генә бетми: шәһәр планында бөтен районнарын тоташтыручы 200 километрлы юллар челтәре булдыру тора. Мөгаен, бу дөньяда тормышка ашырылучы иң кызыксындыргыч шәһәр проектларының берседер», – дип яза Микаэл Колвилл-Андерсен.

Исегезгә төшерәбез: 2015 елның октябрендә Copenhagenize Design Company Дания компаниясе Әлмәт шәһәре белән хезмәттәшлеген башлады. Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән башлангыч очрашуда максатлар килештерелгән иде: аның нигезендә иң яхшы гамәли карарлар нигезендә элемтәле 200 километр велоинфраструктура булдыру тора.

«Проектны финанслау – дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлегендә уникаль очрак. Татарстанның "Татнефть" компаниясенең башлангыч этапта кушылып китүе проект уңышында төп рольне уйнады», – дип билгеләп үткән Микаэл Колвилл-Андерсен үз блогында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100