news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган тележурналистлар Россия укучылары һәм студентлары өчен онлайн-лекцияләр уздырачак

Лекцияләр журналистика, тележурналистика, режиссура, блоггинг, фотосәнгать осталыгына багышланачак.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Россия укучылары һәм студентлары өчен Медиа-мәктәп ачылачак. 25 гыйнвардан 15 мартка танылган тележурналистлар һәм спикерлар онлайн-лекцияләр уздырачак. Алар белән үзләренең тәҗрибәләре һәм осталыклары белән уртаклашачак. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Лекцияләр журналистика, тележурналистика, режиссура, блоггинг, фотосәнгать осталыгына багышланачак.

Лекцияләрдә катнашу өчен, 25 гыйнварга кадәр info@mi-mir.ru почтасына гариза җибәрергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot