news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә

Очрашу 27 майда, 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Танылган тележурналист Илдар Кыямов иҗат кичәсе үткәрә
Рамил Гали/архив

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналистлар йортында танылган тележурналист, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямовның иҗат кичәсе үтә.

Очрашу 27 майда, 15.00 сәгатькә билгеләнгән.

Кичә «Җырларымда — җирсүем» дип атала. Бу — Илдар Кыямовның Татарстан китап нәшриятында бастырылган шигырьләр җыентыгының да исеме.

Иҗат кичәсендә Илдар Кыямовның коллегалары, якташлары катнашачак, дәрәҗәле кунаклар көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100