news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган тел галиме матбугат телендәге классик хаталарны атады

Филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов сүзләренчә, иң таралган хата – сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану.

Танылган тел галиме матбугат телендәге классик хаталарны атады
Султан Исхаков

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов матбугат телендәге классик хаталарны атады. Тел галиме сүзләренчә, иң таралган хата – сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Рүзәл Йосыпов сүзләренчә, татар теленә игътибар кимеде. “Матбугат телендә хаталар күптөрле. Иң таралганы – мәгънәләрне ялгыш сүзләр белән бирү, икенче төрле әйткәндә сүзләрне ялгыш мәгънәдә куллану. Аннан килеп, искергән, халыкка аңлашылмый торган гарәп-фарсы сүзләрен куллану, ясалма сүзләргә мөрәҗәгать итү. Журналистлар яңа сүз ясыйлар һәм, артык татарча итәм дип тырышып, халыкара һәм интернациональ рус сүзләрен кирәкмәгәнгә тәрҗемә итәләр. Ул хаталарны ничек төзәтергә? Беренчедән, журналистлар, кагыйдә буларак, татар мәктәпләрендә укып киләләр, хәзер рус мәктәбендә укып килгәннәре дә бар. Тәҗрибәле, сәләтле булса, андыйлар да килә. Татар мәктәпләрендә дә хәзер татар телен тиешлечә укытмыйлар. Игътибарсызлык арта бара. Гомумән, мәктәпкә соңгы бер 20-25 ел инде игътибар кими бара. Элекке яхшы нәрсәләр начарга үзгәрә бара. Бу минем генә фикер түгел. Һәр аңлаган, тормышны күзәтә белгән, тормышка анализ ясый белгән кеше аны белә. Моның сәбәпләре күп. Укытучыларга, бигрәк тә татар теле укытучыларына игътибар кимеде”, - диде академик.

КФУның шәрәфле профессоры журналистларның тәрҗемә итә белмәүләрен әйтте. “Аннан соң журналистларның үзләрендә дә бераз ваемсызлык бар. Әгәр уку йортында белемне биреп җиткермәгәннәр икән, үзеңнең бурычыңны, вазифаңны аңлап, өстәмә белем алырга кирәк дип, бераз үзеңә укырга кирәк. Китаплар бик күп, белемне күтәрергә була. Төп ялгыш тәрҗемәдән китә. Тәрҗемә итә белмиләр. Журналистика бүлегендә тәрҗемәне өйрәтмиләр икәнен беләм мин. Газеталарда да язмаларымны күп бастырам. Мисал өчен әйтәм. Кайсыдыр газетаның бер санында минем аеруча күп очрый торган хаталар турында мәкаләм чыккан иде. Нинди хаталар чыгарга мөмкин, ул хаталарны ничек җибәрмәскә һәм башкаларын дистәләгән мисал белән язып бирдем. Икенче көнне шул мәкаләмне шунда үзем үк аңлатып биргән хаталар белән бастырып чыгарганнар. Үз газеталарында чыккан мәкаләне дә укып та тормаганнар. Аңламыйм мин аны. Үпкәләсәләр, үпкәлиләр инде. Алар миңа үпкәләмәсеннәр, үзләре белемнәрен күтәрсеннәр”, - диде Рүзәл Йосыпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100