Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган театр тәнкыйтьчесе Дания Гыймранова вафат
Ул башкала театрлары белән генә кызыксынып калмыйча, Кама аръягы театрларына да зур игътибар күрсәтә иде
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдә төнлә, 77нче яшендә, театр тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гыймранова вафат булды, дип хәбәр итә Г.Камал театры матбугат хезмәте.
Казан кызы Дания Гыймранова – танылган театр тәнкыйтьчесе, легендар театр белгече Григорий Бояджиевның укучысы. 1962 елны ул “Театр белгечлеге” буенча ГИТИСны тәмамлый. Аның курсташлары танылган театр эшлеклеләре булып җитлегә, шуларның берсе – Алексей Бартошевич. 1974 елда – ТРның Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында “Театраль сәнгать” белгечлеге буенча аспирантураны тәмамлый. 1965 елдан башлап Россия һәм Татарстанның театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы, 2005 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Дания Гыймранова Татарстан Республикасы театрларының үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул башкала театрлары белән генә кызыксынып калмыйча, Кама аръягы театрларына да зур игътибар күрсәтте. Дания Гыймранова - Минзәлә һәм Әлмәт театрлары монографияләре һәм Республика театр тормышы хакындагы күп кенә мәкаләләр авторы. Китаплары: “Гөлсем Болгарсая”, “Габдулла Шамуков”, тагын "Халык артистлары” басмасында берничә очерк, театр сәнгате мәсьәләләре буенча республика матбугатында басылган 500гә якын язмасы бар.
Дания Әхәт кызы – танылган тарихчы Рөстәм Габәшинең хәләл җефете иде. Кызы, Айгөл Габәши – сәнгать белгече, театр тәнкыйтьчесе, Тел, әдәбият һәм сәнгать интитутында өлкән фәнни хезмәткәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз