news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә

Танылган татар хәзрәтләре республика районнарында халык белән очрашуларны дәвам итә
Фото: dumrt.ru

Халык арасында хөрмәт казанган хәзрәтләр «десанты» Татарстан районнарында ислам һәм әдәп-әхлак турында лекцияләр белән йөрүен дәвам итә. Бу ялларда хәзрәтләр белән очрашуга Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше мөселманнары – Апас, Тәтеш, Кайбыч, Буа һәм Кама Тамагы районнары халкы килде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дин кардәшләр белән очрашулар республиканың төрле почмакларында «Гыйлем мәҗлесләре» исеме белән уза һәм ул халыкның дини гыйлемен һәм әхлагын күтәрүгә юнәлтелгән. Мөселманнар арасында танылган хәзрәтләр ислам кыйммәтләре турында вәгазьләр укый һәм көнүзәк сорауларга җаваплар бирә: диндә һәм тормышта сабырлык, шәригать кануннарын үтәү, гореф-гадәтләрне саклау, хәләл һәм хәрам, гаиләдәге вазифалар, иман ныклыгы, бала тәрбияләү һ.б. темаларны колачлый.

Төрле яшьтәге ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар, үгет-нәсыйхәтләрне тыңлар өчен, Апас районы мәдәният йортына җыелды. Алар алдында Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәтнең «Хәләл» стандарты буенча комитет рәисе урынбасары Салих хәзрәт Патеев, «Ислам» мәчете имам-хатыйбы ярдәмчесе Алмаз хәзрәт Закиров, Нәзарәтнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Ленар хәзрәт Хамматов, шулай ук әлеге бүлек хезмәткәре Мөхәммәдрәсүл хәзрәт Гимбатов чыгыш ясады.

Очрашуда катнашучылар – якын-тирә район мөселманнары, өммәтне берләштерү максатыннан, мондый очрашулар уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

Билгеле булганча, моңа кадәр танылган хәзрәтләрнең күчмә очрашуы Татарстанның төньяк өлешендәге мөселманнар: Кукмара, Теләче һәм Саба районнарында яшәүчеләр өчен оештырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot