news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмәндә фильм төшерәләр

Ул XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес буларак билгеле.

(Казан, 13 апрель, "Татар-информ"). Танылган татар меценаты Нигъмәтулла Кармышаков хакында Төмән өлкәсе Төмән районында тарихи фильм төшереләчәк. Әлеге максатка Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе грант откан. Бу хакта Төмән районы хакимияте мәгълүмати сәясәт һәм мәгълүматлаштыру идарәсе хәбәр итә. 
 
II гильдияле сәүдәгәр һәм меценат Нигъмәтулла хаҗи Сәйдуков-Кармышаков XIX гасыр азагында себер татарларына белем бирүдә зур өлеш керткән шәхес. Ул Ембай авылында мәчет һәм мәдрәсә салдыра. Әлеге мәчет 1884 елда салына башлый. Төзелеш материалларын Россиянең төрле шәһәрләреннән кайтарталар. Мәчет янында  Нигмәтулла хаҗи мәдрәсә генә түгел, китапханә, кунакханә, студентлар өчен йорт, ашханә төзетә. 
 
XIX гасыр азагында Ембай авылында янгын чыгып, ярты авыл янып беткәннән соң, авылдашлары өчен Нигъмәтулла Кармышаков үз акчасына 176 йорт төзетә һәм йортсыз калучыларны шунда яшәргә кертә. 
 
Моннан тыш, хаҗиның Себергә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып килүе дә мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100