news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган татар футболчысы Галимҗан Хөсәеновка Самарада һәйкәл куела

Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан 11 шәһәрдә 11 футболчы исеме мәңгеләштерелә.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Россиядә “Россиянең футбол легендалары: егерменче гасыр” хәйрия проекты башлана.

Акция кысаларында, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары узачак Россия шәһәрләрендә илнең танылган футболчыларына һәйкәлләр куелачак. Алар арасында Нурлат районының Яңа Иглай авылында туып үскән татар милләтеннән булган футболчы Галимҗан Хөсәенов та бар.

Мәгълүм булганча, Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 каласында узачак. Шул рәвешле, 11 стадион янында илнең 11 футболчысына һәйкәлләр урнаштыру планлаштырыла. Калининградта Всеволод Бобров, Санкт-Петербургта Юрий Морозов, Саранскта Эдуард Стрельцов, Түбән Новгородта Валентин Иванов, Самарада Галимҗан Хөсәенов, Казанда Виктор Колотов, Волгоградта Василий Ермасов, Ростов-на-Донуда Виктор Понедельник, Екатеринбургта Григорий Федотов, Сочида Никита Симонян, Мәскәүдә әлегә Игорь Неттода тукталганнар.
Бу исемлектә бердәнбер татар милләтеннән булган спортчы — Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елда туган.

Яңа Иглай урта мәктәбенең тарих фәне укытучысы Илдус Тимербулатов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, спортчы туган ягына еш кайтып йөргән, аның әнисе дә Нурлат районында җирләнгән.

Спортчы карьерасын элеккеге Куйбышевның (хәзерге Самара — Л.Л.) “Динамо” футбол командасында 1953 елда башлаган. Өч ел анда уйнаганнан соң “Крылья Советов” футбол командасына күчкән һәм анда капитан вазыйфасын башкарган.

1960 елларда Галимҗан Хөсәеновны илнең төрле клубларына чакыра башлаганнар. “Галимҗан абыйның хәрби хезмәткә барыр вакыты җиткәч, аны ЦСКА командасына уйнарга алып китәләр. Әмма бу футбол командасының тренеры аны ошатмый, чөнки футболчының буе бары 164 сантиметр, аяк киеме размеры да 39 нчы гына була. Шул рәвешле ул “Спартак”ка килеп эләгә”, - диде Илдус Тимербулатов.

“Спрартак”та Галимҗан Хөсәенов капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аның белән команда ике тапкыр СССР чемпионатын һәм өч тапкыр СССР кубогын яулый.

СССР җыелмасы составында футболчы 33 матч уздыра һәм дүрт гол кертә.

Футболчы карьерасы тәмамланганнан соң, Г.Хөсәенов тренер буларак хезмәт итә. Әмма бу юнәлештә аңа мөстәкыйльлек бирелми. Икенче булырга өйрәнмәгән спортчы тренерлыктан китә.

Яңа Иглай урта мәктәбе музеенда спортчының фотосурәтләре, көндәлектә киеп йөри торган спорт костюмы, шәхси әйберләре саклана. Нурлат районында аның исемендә футбол буенча ярышлар үткәрелә. Яңа Иглайда Галимҗан Хөсәеновның ерак туганнары гына калган.

Спортчы 2010 елның 5 февралендә авырудан вафат була. Ул Мәскәү шәһәрендә җирләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100