Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Танылган татар блогерлары социаль челтәрләрнең тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр
Татар блогингы йолдызлары блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар.
(Кукмара, 17 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). Танылган татар блогерлары Ринат Галиәхмәтов (tatar_malay) һәм Илназ Габидуллин (kizik_mizik) блог-тур кысаларында Кукмара районында булдылар. Бу чарада район прокуроры Ришат Шакиров та катнашты. Очрашу Зур Кукмара күпфункцияле үзәгендә үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Татар блогингы йолдызлары социаль челтәрләр турында, аларның ничек эшләве, тискәре-уңай яклары хакында сөйләделәр, эчтәлеге формалашу, аккаунтларның үсеше, абүнәчеләр санын арттыру ысуллары буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Моннан тыш, социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында хәзерге заман татарларына, аларның тормышы һәм традицияләренә, бүгенге мәдәнияткә багышланган #БикЯхшы конкурсы әлеге очрашуның бер темасы булды.
Иң беренче итеп якташыбыз – Вахит авылы егете Илназ Габидуллин сүз алды, ул үзе һәм проект турында сөйләде.
- 2011 елда ВКонтакте социаль челтәрендә kizik_mizik төркемен төзедем. Бүгенге көндә 186 мең абүнәчем бар. Барлык хәбәрләрне дә татар телендә язам. Күпләр ни өчен "Кызык-мызык" дип кызыксына. Мин бары тик "кызык" сүзенә рифмалы сүз эзләп таптым. 2016 елда Ринат Галиәхмәтов белән таныштык. Ул миңа әлеге төркемне инстаграмга күчерергә тәкъдим итте. Хәзер анда да 117 мең абүнәче җыелды. Һәрвакыт позитив хәбәрләр генә язарга тырышам, - диде блогер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз