news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган татар балеринасы Галия Измайловага Томскида истәлек тактасы куя алмыйлар

Бу эш инде берничә елга сузылды, якын киләчәктә мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәм, ди Татар мәдәнияте үзәге вәкиле.

(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Томск каласында туып, 9 яшендә Үзбәкстанга күчеп киткән, соңрак балерина һәм биюче буларак танылган Галия Измайловага туган шәһәрендә истәлек тактасы куелачак. Тик бу мәсьәләне хәл итү җиңел түгел һәм берничә елга сузылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәгенең мәгълүмати эшчәнлек бүлеге методисты Елена Сафиуллина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, танылган биючегә истәлек тактасы кую буенча эш инде берничә ел алып барыла.

“Галия ханым 9 яшенә кадәр Томск каласында тора. Аларның гаиләсе сәүдәгәрләр була. Әтисе вафатыннан соң ул әнисе белән Үзбәкстанга күчеп китә. Анда бию түгәрәгенә йөри башлый, нәтиҗәдә Алишер Наваи исемендәге Зур дәүләт театрына эшкә чакырыла”, – дип бәян итте Е.Сафиуллина.

Ташкентта яшәсә дә, гомер буе үзенең Томск каласыннан булуын онытмады, һәрвакыт сәламнәрен җибәреп торды, ди Татар мәдәнияте үзәге.

“Без депутатлар белән әлеге мәсьәләне хәл итү буенча бергәләп эшлибез. Тик бу мәдәни һәйкәлләр белән бәйле һәм аны тоттың да, элеп кенә куйдың түгел. Без истәлек тактасын Томскида гына түгел, Үзбәкстанда да элергә телибез”, – диде Елена Сафиуллина.

Мәгълүмат өчен: Галия Баязит кызы Измайлова 1923 елда Томскида туган. СССРның булачак халык артистының биюче карьерасы 11 яшендә башланган. Төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашуы нәтиҗәсендә ул балет өлкәсенә килеп эләгә. Нәтиҗәдә, Алишер Наваи исемендәге Зур дәүләт театрына эшкә чакырыла һәм анда әйдәп баручы рольләрне башкара. Аның реперутарында 45 роль була. Ул киноларда да төшергә өлгерә, депутат вазыйфасын да башкара, үзеннән соң дистәләгән укучылар тәрбияләп калдыра. Татар кызы Галия Ташкентта 2010 елда вафат була һәм шунда җирләнә.
Галия Измайлова Үзбәкстанның Халык артисты исеменә, Сталин премиясенә, Ленин орденына һәм башка бик күп бүләкләргә лаек була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100