Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Танылган скрипачы Дмитрий Коган хәйрия концерты бирә
Шундый концерт Россиянең 83 субъектында уздырыла
(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген кичке 4 тә Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында танылган скрипкачы Дмитрий Коган хәйрия концерты бирә. Чараны “Бердәм Россия” сәяси партиясе үзенең оешкан көнендә оештырган, һәм ул “Бөек музыка вакыты” акциясе кысаларында уздырыла.
Россиядә Мәдәният елы уңаеннан, скрипкачы “Бөек музыка вакыты” дискын чыгара. 30 мең тираж белән таралган диск чыгаруда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев булышкан. Диск илнең барлык музыка мәктәпләренә, музыка училищеларына һәм музыка юнәлешендә белем бирүче учреждениеләренә таратыла.
“Без бу акцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән берлектә уздырсак та, анда бер грамм да сәясәт юк. Бу ниндидер сәяси максатларны күздә тотмый һәм Россиядә югары дәрәҗәдәге классик музыканы киң аудиториягә таратуны гына максат итеп куя”, - диде Дмитрий Коган бүген журналистлар белән очрашуда.
Дмитрий Коган Россиянең 83 субъектында шундый концерт бирергә ниятли. Казан шуларның - 46 нчысы.
“Мин соңгы өч елда Джузеппе Гварнериның (Дель Джезу) 1728 нче елда ясаган “Робрехт” скрипкасында уйныйм. Ул бик күп кулларда булырга өлгергән. Әлеге скрипка Франция королевасы, Швед короле, бик бөек виртуозлар кулында да була”, - ди үзенең музыка уен коралы хакында скрипкачы. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Россия Президентының ышанычлысы, Афина һәм Урал консерваторияләренең шәрәфле профессоры, музыка өлкәсендә “DA VINCI” халыкара премиясе лауреаты Дмитрий Коган - Паганининың 24 капристан торган тулы циклын башкаручы дөньядагы сирәк скрипкачыларның берсе.
Дмиртий Коган Казанда моңа кадәр дә 7-8 тапкыр булган. Соңгы килүе —2006 елда. Матбугат конференциясендә катнашкан ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин киләчәктә дә бу танылган скрипкачы белән хезмәттәшлек итү хакында сөйләшүләр булачагы хакында хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз