news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган шагыйрә Нурия Измайлова вафат

Танылган шагыйрә Нурия Измайлова вафат
https://sptatar.com/

Танылган шагыйрә, бик күп җырлар авторы Нурия Измайлова вафат. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге сайтында 1 июльдә хәбәр ителә.

Шагыйрә Башкортстан Республикасының Благовар районы Иске Күчәрбай авылында туган. Аннары Татарстанның Ютазы районында һәм Башкортстанның Шаран районында урта мәктәптә укыган. Югары белемне Казанда алган.

Нурия Измайлова «Яратам» (1981), «Алтын тарак» (1984), «Мин зур үскәч» (1986), «Ива на ветру» (1986), «Минем җәй» (1987), «Иң серле әкиятем» (1989), «Җирдә» (1993), «Ак малай – минем энем» (1995), «Адашкан» (2000), «Язылмаган хатлар» (2001), «Тауга карап, таулар булып…» (2011) китаплары авторы.

1982 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1996 елдан ул Америкада яши иде.

«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!» диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100