news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган ресторатор Аркадий Новиков Казан рестораннарын мактады

Казан – искиткеч матур шәһәр. Биредә бик күп яхшы рестораннар бар. Бу хакта Татарстан башкаласының ресторан тармагы вәкилләре белән очрашуда танылган ресторатор Аркадий Новиков белдерде.

«Казан – гаҗәеп матур шәһәр. Бүген мин монда инде берничә ресторанда булып өлгердем. Миңа бөтенесе монда милли татар ашларын бик яраталар ди иде. Мин аны бөтен җирдә дә ашап карый алмадым. Ул бар җирдә дә охшаш, шул ук вакытта бар җирдә дә тәмле. Аның бераз төрлелеген арттырырга була», – дип белдерде белгеч.

Гомумән алганда, Новиков Казан рестораннары турында уңай фикер белдерде һәм аларны югары дәрәҗәдә бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot