Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Танылган песи Виктор Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән
Татарстан Президенты үзенең эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән традицион фотоны урнаштырды, фотода шулай ук республиканың үзенчәлекле кунагы да сурәтләнгән.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.
Искәртеп үтик, песи һәм аның хуҗасы — блогер Михаил Галин Казанга кичә иртән поездда килде.
«Ул (песи) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.
Блогер үзенең йорт хайваны белән Казанда өч көн — 11-13 мартта булачак. Бу гадәти булмаган тандем Казанның истәлекле урыннарын бәяли алсын һәм җирле үзенчәлекләрне тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа әзерләгәннәр.
Кичә Михаил Галин һәм аның песие Кремль яр буенда булды һәм Казан Мәчесенә куелган һәйкәлне дә карады. Шулай ук алар Казан Кремлендә, Чәк-чәк музеенда булырга, Зөя утрау-шәһәрчегенә һәм Иннополиска барырга планлаштыра.
Посмотреть эту публикацию в InstagramДоброе утро! Хәерле иртә! К нам в гости пришел кот Виктор!
Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз