Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган онлайн кинотеатрларда татар фильмнары чыкты
Танылган онлайн кинотеатрларда татар фильмнарын — «Телсез күке» (реж. Рәүф Кубаев) һәм «823-нче километр» (реж. Әмир Галиәскәров һәм Ирек Хафизов) карарга мөмкин. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.
IVI (ИВИ) стриминг сервисында бу картиналарны «Популярные фильмы» тупланмасында, ә «Кинопоиск» һәм «ОККО» онлайн кинотеатрларында эзләү системасы аша табарга була.
Ике фильм да күпсанлы кинофестивальләрдә бүләкләргә лаек булган, тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнгән һәм тамашачылар мәхәббәтен яулаган. Хәзер бу татар фильмнарын теләгән һәр кеше үзенә уңайлы сервистан, уңайлы вакытта карый алачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз