news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы турында фильм тәкъдим ителде

Исмәгыйль Гаспралы - унтугызынчы гасыр ахырында Бакчасарайда яшәгән танылган фәлсәфәче һәм мәгърифәтче.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Исмәгыйль һәм аның кешеләре» («Исмаил и его люди») документаль фильмы тәкъдим ителде. Бу хакта «МИР 24» телеканалы хәбәр итә.

Фильм унтугызынчы гасыр ахырында Бакчасарайда яшәгән Исмәгыйль Гаспралыга багышлана. Ул төрки дөньяда җәдитчелек идеясен алга сөргән мәгърифәтче, татар-төрки мәктәпләре өчен дәреслекләр, шул исәптән “Ысулы җәдит” программасын төзүче буларак билгеле.

«Исмәгыйль Гаспралы зирәклеге белән барыбызны да берләштерә. Фильмны эшләргә теләвемнең төп максаты шул иде», – дип сөйләгән фильм режиссеры Евгений Кожокин.

Документаль фильм «Ватан тарихы» («История отечества») фонды ярдәмендә төшерелгән.

Фильмда бүгенге көндә яшәүче кырым татарлары, шул исәптән Гаспралы оныгының кызы Гөлнар Сеитваниева да катнашкан. 

Фильм күренешләре Симферопольдә, Бакчасарайда һәм Иске Кырымда төшерелгән. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100