Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Танылган мәдәният әһелләренең каберләрен тәртипкә кертәчәкләр
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан танылган мәдәният хезмәткәрләренең каберләре тәртипкә китертеләчәк.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында мәдәният эшлеклеләре — күренекле музыка тәнкыйтьчесе Кашкин Николай Дмитрий улы һәм Габдулла Кариев театрына нигез салучының каберлекләрен төзекләндерү эшләре башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.
Җирләү урыннары мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән һәм дәүләт сагында тора.
Музыка белгече Н.Д. Кашкин Арча зиратында моннан нәкъ 100 ел элек (1839-1920 еллар) җирләнгән була.
Н. Д. Кашкин кабере 1974 елда РСФСР Министрлар Советы карары нигезендә федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусына ия була.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты контролендә, Н.Д. Кашкин каберендә реставрация эшләре башкарылачак, куаклардан һәм агач тамырларыннан чистартылачак, шулай ук аны буяу эшләре башкарылачак.
Мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр шулай ук татар театрына нигез салучы, артист Габдулла Кариев каберендә дә оештырылды.
Габдулла Кариев күмелгән урында коймаларны ремонтлау һәм буяу, шулай ук территорияне җыештыру эшләре башкарылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз