news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган гармун остасы уку йортларында тальянчы дипломы бирергә кирәк дип саный

Милли уен коралына мәхәббәт уку йортларында ук туарга тиеш, ди Айрат Харисов.

Танылган гармун остасы уку йортларында тальянчы дипломы бирергә кирәк дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Танылган гармун остасы Айрат Харисов баянчы һөнәре белән бергә тальянчы дипломы да бирелергә тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүген гармун ясаучы дигән һөнәр югалып бара. Мин үзем утыз ел гармуннар ясау белән шөгыльләнәм. Хәзерге вакытта яшьләрдә гармун белән кызыксыну җитми. Өлкән яшьтәге кешеләр бу дөньядан китеп бара”, - дип сөйләде Айрат Харисов .

Гармун остасы фикеренчә, гармунчыларга төп һөнәрләре белән бергә тальян остасы дигән диплом да бирелергә тиеш. “Мәдәният һәм сәнгать институтларында, училищеларда укыганда, укучылар “тальян гармуны остасы” һөнәрен дә алып чыксыннар иде. Укып бетергәч түгел, ә укыганда ук, үзләрендә тальян гармунына мәхәббәт уятсалар, әлеге инструментның популярлыгы да артыр иде”, - ди ул.

Айрат Харисов “авыл клубларына тальян гармуны алып бирү” программасы керергә тиеш дип саный. “Авылларыбызда гармунчылар түгел, ә яхшы гармуннар аз!”, - дип белдерде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100