news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган галим – Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат

Танылган галим – Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат
Фото: © «Татар-информ»

Совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков вафат. Аңа 96 яшь иде.

Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм «свой – чужой» («үзеңнеке – читнеке») дәүләти тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры.

Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго»да токарь-электрчы булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженеры вазифасына кадәр юл уза. Шул ук вакытта башта Мәскәү энергетика университетында, аннары Казан авиация институтына күчеп укуын дәвам. Укуын тәмамлагач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросына җибәрелә, биш ел эчендә конструкторлык бюросының бүлек начальнигы итеп билгеләнә.

Үз илебезнең яңа гомуми гаскәри радиолокацион кораллану системасын булдыру буенча эш башлангач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросы илнең баш институтына әйләнә, ә Илдус Мостюков аның җитәкчесе була. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле хәрби техника системалары һәм үрнәкләре эшләнә. «Үзеңнеке-читнеке» системасын булдырган өчен Мостюковка Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә. Галим булдырган эшләнмә Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була.

Фәнни эштән тыш, Мостюков иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Мәсәлән, ул ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елдан «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе вазифасын үти, Республика ветераннар советы президиумы һәм «Татарстан — яңа гасыр» сәяси советына керә.

2021 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән Илдус Мостюковка багышланган китап дөнья күрде. Ул «Татарстан горурлыгы» сериясендә басылып чыкты, дип хәбәр итте «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100