news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган француз галиме Жак Эпельбаум Казанда чыгыш ясый

«Sainte Anne» Психиатрия һәм неврология үзәге директоры тагын Казанның француз теле укытучылары белән дә очраша

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университетының актлар залында (Бутлеров ур., 49) француз галиме, «Sainte Anne» Психиатрия һәм неврология үзәге директоры Жак Эпельбаум «Картаю башта башлана» темасына лекциясен башлап җибәрә. Франциянең  Россиядәге илчелеге белән Казандагы «Альянс Франсез» француз теле һәм мәдәнияте үзәге чакыруы буенча махсус киләчәк галим бүген иң модада саналган картаю теорияләре, нейроэндокринологиянең төп этаплары буенча мәгълүмат бирәчәк. Болардан тыш, лектор биологик ритмнарның тайпылышына каршы көрәшеп буламы, менопауза йогынтыларын җиңеләйтергә мөмкинме һ.б. сорауларга җавап бирергә әзерләнеп киләчәк.

Жак Эпельбаумның килүе форсатыннан файдаланып,  «Альянс Франсез-Казан» үзәгендә (Рәхмәтуллин ур., 1) бүген 17.30 сәгатьтә Казанның француз теле укытучылары аның белән очрашу уздырыла, алар «Галимнең узган юлы» темасына сөйләшәчәк, диелә әлеге үзәктән алынган мәгълүматта.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100