news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотограф Солтан Исхаковның Казанда юбилей күргәзмәсе ачылды

Фотограф Солтан Исхаковның Казанда юбилей күргәзмәсе ачылды

Казанда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Исхаковның юбилей күргәзмәсе ачылды. Дәрвишләр бистәсендәге Сәет-Галиев мәдәният сараенда тәкъдим ителгән экспозициядә фотографның 30 еллык иҗаты чагылыш тапкан 80нән артык фотохезмәтен күрергә була.

Фотографны 70 яшьлек юбилее һәм күргәзмә ачылышы белән Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова шәхсән котлады. «Солтан Исхаковның фотохезмәтләре җәмгыятьтәге социаль проблемаларны ача һәм алга таба хәрәкәт итәргә көч бирә. Сез – үз эшегезнең остасы, танылган профессионал. Казанда мәдәни проектларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган бик күп мәйданчыклар бар: Сәет-Галиев мәдәният сарае, Ленин һәм «Мәскәү» мәдәният үзәкләре... Сезнең иҗади проектларыгызны башка мәйданнарда да күрәсе килә», – дип теләкләрен җиткерде Ирада Әюпова. 

Министр сүзләренчә, мәдәният үзәкләренең бурычы – кешеләрнең сәләтен ачарга, зәвыгын тәрбияләргә, аралашырга шартлар тудыру. «Татарстан электән талантлы фотографлары белән данлыклы. Без аларга фотография сәнгатен танытырга ярдәм итәргә әзер. Киләчәктә грантлар булдырырга планнар бар. Үз һөнәрегезгә тугрылык, профессиональ хезмәтегез өчен без сезгә рәхмәтле», – диде Ирада Әюпова тантанага җыелган фотографларга да мөрәҗәгать итеп.

Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сарае директоры Валентина Иванова үз чиратында министрга рәхмәт белдерде... Моннан ике ел элек Мәдәният сараенда зур ремонт эшләре башкарылган иде. “Матур биналар гына җитми, иң мөһиме – аларда, Сәет-Галиев мәдәният сараенда кебек, мәдәни тормышның гөрләп торуы”, - диде Ирада Әюпова җавапка.

Солтан Исхаковка ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын һәм хезмәттәшләре исеменнән котлауларны Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Рамил Гали тапшырды. Шулай ук Валерий Павлов, Рифхат Якупов кебек танылган фотографлар да хезмәттәшләренә киләчәктә иҗади уңышлар теләп чыгыш ясады.

Республиканың беренче Президенты, бүгенге көндә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәймиевнең котлау сүзләрен аның ярдәмчесе Нурсөя Шәйдуллина укыды. Ул Солтан Исхаков хезмәтләре республиканың эшлекле фотохроникасын тулыландыруга зур өлеш кертүен искәртте. «Кешелеклелек кыйммәтләрен данлаган иҗатыгыз сокландыра, рухландыра. Сез фотокамера объективы төбәлгән һәр кешенең борчу, шатлыгын уртаклаша беләсез. Бу – зур талант, зыялылык һәм кешелеклелек билгесе... Һәр фотография – сүз белән әйтеп биреп булмаслык тарих, тормышыбызның мөһим яки көндәлек, ә кайвакыт бик кадерле мизгеле», – диелгән Минтимер Шәймиевнең котлау мөрәҗәгатендә. ТР Дәүләт Киңәшчесе күпьеллык хезмәттәшлек өчен фоторәссамга рәхмәт белдергән.

Әйтергә кирәк, күргәзмәдә Минтимер Шәймиев портретын, легендар артист Шәүкәт Биктимиров, латыш фоторәссамы Янис Глейздс, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев һ.б. танылган шәхесләрнең фотосурәтләрен дә күрергә мөмкин иде.

Фотограф озак еллар дәвамында Сәет-Галиев мәдәният сараендагы «Казан» фотостудиясен җитәкли. Юбилей белән фотостудия әгъзалары тәбрик итте. Элек «Татарстан» журналында бергә эшләгән хезмәттәшләре дә килгән иде. Шулай ук Солтан Исхаковның гаиләсе исеменнән кызы Гүзәл Исхакова чыгыш ясады, ул әтисе белән бик нык горурлануын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100