news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Танылган фотограф Евгений Канаевның күргәзмәсе ачыла

^Танылган фотограф Евгений Канаевның күргәзмәсе ачыла

(Казан, 21 июль, «Татар—информ», Раушания Җиһаншина). Иртәгә Казан Дәүләт сынлы сәнгать музеенда танылган фотограф Е.А.Канаевның «Мең елдан соң» исемле фотокүргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе моңарчы республикабызда гына түгел, Россия, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә дә куелганы бар. АКШ, Канада, Австралия, Франция һәм Төркия кебек илләрдә Е.А.Канаевның фотолары инде күптән танылып өлгерде.

Фотопортрет, пейзаж һәм лирик фотоэтюдларда татар халкының эшчәнлеге, тарихи-сәнгати кыйммәтләре чагылыш таба. 1960-70 елларда Казан фотография мәктәбе, «Волга» һәм «Тасма» кебек фотоклубларның лаеклы шәхесе үз таланты белән күп кенә фотожурналистларның һәм фоторәссамнарның игътибарын җәлеп итте. Әлеге казанышлары өчен ул Бөтенроссия «Интерфото-95» күргәзмәсендә призер булган, 1997 елда үткәрелгән «Юмор. Фото. Россия»күргәзмәсендә Гран-при алган, шулай ук «Портрет эпохи» (2000 ел) һәм республикакүләм үткәрелгән «Бәллүр каләм-Хрустальное перо» (2003ел) бәйгеләрендә җиңү яулаган, ә «Волжское биеннале» (Түбән Новгород ,2004) халыкара фотоконкурсында көмеш призга лаек булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot