news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган филология белгече Вил Ганиев арабыздан китте

Танылган филология белгече Вил Ганиев арабыздан китте

(Мәскәү, 11 апрель, "Татар-информ", Динә Галәветдинова). Әдәбиятчы, шагыйрь-тәрҗемәсе, Россия Фәннәре академиясенең А.М.Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты хезмәткәре Вил Хәлил улы Ганиев вафат булды.

Вил Ганиев 1934 елның 10 июлендә Төньяк Нурлат авылында туган. Казан университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, 1959 елда Мәскәүгә күчә һәм СССР Фәннәр академиясенең Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага керә. Ул биредә кандидатлык диссертациясен яклаган, аннары СССР Язучылар берлеге идарәсендә эшләгән. В.Ганиев 1970-80 елларда М.Горький исемендәге Әдәбият институтында иҗади семинарлар үткәргән. Вил Ганиев - "Татарская литература. ХХ век", Г.Тукай, Г.Исхаки хезмәтләренең авторы, Г.Тукай, Дәрдмәнд, М.Гафури, А. Фәйзи, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Кәрим, М.Гали һ.б. төрки телле шагыйрьләрнең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Аның М.Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләренең тәрҗемәсе һәркемгә билгеле.

news_right_1
news_right_2
news_bot