news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган драматург Ризван Хәмиднең бер әсәре дә Татарстан театрларында бармый

Татар драматурглары үз остазлары булган Ризван Хәмидне соңгы юлга озаттылар.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган драматург Ризван Хәмид 76 яшендә вафат булды – аңа 2016 елның 24 октябрендә 75 яшь тулган булса да, юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырылмады. Моны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Ризван Хәмиднең еш авыруы һәм юбилей уздырырга үз теләге булмау белән аңлата. “Мин инде сәхнәләргә чыгып утыра алмыйм. Берәр театр берәр әсәремне куйса, шунда халык белән очрашырбыз”, - дигән булган ул берлек җитәкчеләренә. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчеләре Ризван Хәмидне өенә барып кына котлаганнар.

Әмма үз шәкерте Мансур Гыйләҗев белән авторлыкта язылып, 2009 елда куелган “Курчак туе”ннан соң драматургның бер әсәре дә Татарстан тетарлары сәхнәсенә менмәде.
Ризван Хәмидне соңгы юлга озатырга килгән язучылар кайчандыр гаять популяр драматург булган каләмдәшләрен искә алдылар.

“Ризван ага татар драматургиясенә олы хезмәт куйган, яңалык алып килгән кеше. Ул татарда психологик драма жанрына нигез салды, - дип сөйләде “Татар-информ” хәбәрчесенә “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов. - Ул, драматург буларак, сәхнәгә замандашларны алып менде, шул ук вакытта ул тарихи әсәрләргә игътибар итте. Режиссерларга аның драматургиясенә мөрәҗәгать итеп, бик әйбәт спектакльләр тудырырга мөмкинлек бар”.

Ризван Хәмиднең соңгы ун елда сәхнәдә куелмавын Илфак Ибраһимов “базарга керү заманы” белән аңлата. “Хәзер сәхнәдән шоу күрсәтергә, көлдерергә, шаккатырырга кирәк. Уйландыра, хисләндерә торган олы тәэсирләр бирә торган әсәрләргә дә алынасы иде”, - ди ул.

“Ризван абый - интеллектуаль пьесалар язган кеше. Әсәренең татар әдәбияты дәреслегенә керүе юкка түгел. Шуңа без аны мәктәптән үк укып үстек, - ди “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, әдәбият галиме Рамил Ханнанов. – Ризван абый иҗаты татар әдәбиятының бер кызыклы чоры булып калачак”.

“Драматурглар алар, башка жанр вәкилләреннән аермалы буларак, бик дус яшиләр, - диде бүген Татарстан урамына күренекле драматург Ризван Хәмидне озатырга килгән язучы Камил Кәримов. - Мин Илдар Юзеев, Рөстәм Мингалим, Илдар Юзеевларны гел бергә күрә идем. Туфан Миңнуллин алар арасында күренеп кенә ала иде. Бу драматурглар республиканың бөтен театрларында һәм чит өлкәләрдәге татар театрларында куялар иде. Ә Камал театрына ничектер үтеп керә алмадылар. Илдар абыйның да ул яктан бәхете булмады, Ризван Хәмиднең дә, Рөстәм Мингалимнең дә. Аларны шул да берләштергәндер”.
“Әле Ризван Хәмид өч ай гына Татарстан Язучылар берлеге урынбасары булып та эшләп алды. Ләкин аннан җитәкче чыкмады. Ул профессионал драматург булып калды”, - дип өстәде Камил Кәримов.

Татарстанның халык язучы, унсигез пьеса авторы Рабит Батулла Ризван Хәмидне соңгы юлга озатканда: “Драматург буларак, аның үзенчәлеге шунда ки, ул беркайчан да әсәрләр “бармактан суырып” язмады”, - дип бәяләде.


Ә Ризван Хәмидне остазы дип санаган драматург Мансур Гыйләҗев: “Соңгы вакытта аны ялгызлык борчыды. Җәмгыятьтә ул үзен бик ялгыз итеп тоя башлады”, - диде. - Бер чорда ул югалып калды. Шул ялгызлык аны соңгы елларда бик изде. Ул үзен кирәк булмаган кеше итеп тойды, минемчә”.
“Камал театрында куелган “Курчак туе” спектакленең уңышы Ризван абыйга яңа сулыш бирде. Ул талпынып китте. Яңа әсәрләр язды, күрсәтте, укыдылар... Ләкин “Курчак туе”ннан соң уңыш килмәде”, - диде Мансур Гыйләҗев, ачынып.

Мәгълүмат өчен. Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Ул - җитмешенче еллар ахырында әдәбият мәйданына чыккан яшь татар драматургларының берсе. Аның 1977 елда язылган «Синең урыныңа кайттым...» исемле беренче драмасы ук, әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелегенең уңай фикеренә очрап, 1978 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры репертуарына кертелә. Драма, рус теленә тәрҗемә ителеп, берничә рус театры сәхнәсендә дә уйнала һәм матбугатта басылып чыга. Шуннан соң бер-бер артлы язылган һәм шулай ук Татар академия театры, Әлмәт, Минзәлә татар драма театрлары, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театры сәхнәләрендә уйналган «Иске йорт кешеләре» сатирик комедиясе (1979), «Кайтыр идем» (1980), «Каен җиле» (1982), «Китәм инде» (1983), «Айсберг» (1984), «Майның унбишләрендә» (1984), «Диде кардәш...» (1985), «Ике сәгать – бер гомер» (1985), «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Хушлашырга безгә иртә әле» (1991), «Исәнлеккә-саулыкка» (1994), «Көзнең соңгы яфраклары» (1996), «Тигезәкләр» (2000) һәм башка драма һәм комедияләре белән танылу ала. Драматургның аерым пьесалары сиксәненче еллар дәвамында Казан рус яшьләр театры, Димитровград, Сизов шәһәрләрендәге рус театры сәхнәләрендә, милли телләргә тәрҗемә ителеп, Кабарда, Лак, Төрекмән дәүләт театрларында, Сибай башкорт театрында куелып уңыш казана.

Драматург «Синең урыныңа кайттым...» һәм «Китәм инде» драмалары өчен 1984 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була, 1991 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100