news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган блогер Фәгыйлә Шакированың кызы беренче тапкыр сайлауларда катнашты

Танылган блогер Фәгыйлә Шакированың кызы беренче тапкыр сайлауларда катнашты
Фото: Юлай Низаев

Танылган блогер Фәгыйлә Шакированың кызы Мәдинә Шакирова үзенең гражданлык бурычын үтәргә үзе үк алтын медальгә тәмамлаган 179 санлы гимназиядә урнашкан сайлау участогына барды. Мәдинә хәзерге вакытта Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында икенче курста укый. Казан шәһәренең 253нче санлы сайлау участогында тавыш бирергә килгәч кызны тормышындагы мөһим вакыйгасы уңаеннан комиссия әгъзалары тәбрикләп истәлек бүләге тапшырды.

Яшь ватандашыбызның теләге барлык сайлаучыларныкы кебек үк. «Илебезнең киләчәге якты һәм тыныч булсын! Мин шуның өчен лаеклы кандидатурага тавышымны бирдем. Үзем дә укуны тәмамлагач, архитектура һәм проектлаштыру өлкәсендә Казан, республика, илем үсешенә лаеклы өлеш кертәсем килә», – диде яшь сайлаучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot