news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган биатлончы Симон Фуркад спорттан китә

Симон Фуркад – биш тапкыр Олипиада чемпионы булган Мартен Фуркадның абыйсы.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Франция биатлончысы,  Дөнья кубогы этабында барлыгы тугыз тапкыр призлы урын алган 34 яшьлек Симон Фуркад профессиональ карьерасын тәмамлаган. Бу турыда ТАСС  хәбәр итә.

Симон Фуркад карьерасын 2004 елда башлаган. Биатлончы мактау пьедесталына беренче тапкыр 2007 елда Финляндиянең Лахти шәһәрендә чыккан. Ул Дөнья кубогында 20 чакрымга шәхси узыш нәтиҗәләре буенча көмеш медаль алган. Моннан тыш, 34 яшьлек Симон Фуркад катнаш эстафетада Дөнья чемпионы, шулай ук Дөнья беренчелегендә өч тапкыр көмеш һәм бронза призер булган.

Симон Фуркад – биш тапкыр Олипиада чемпионы булган Мартен Фуркадның абыйсы.

Агымдагы сезонда Симон Фуркадның Канаданың Кэнморе шәһәрендә шәхси узыш буенча Дөнья кубогы этабында җиденче урын алуы иң яхшы нәтиҗәгә ирешү булган. Француз 2018-2019 ел сезонында Дөнья кубогының йомгаклау этабына кертелгән. Әмма спортчы узыш нәтиҗәләре буенча киләсе ярышларга квалификацияләнмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot