Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булды
Кайгылы хәбәрне җырчы Ринас Әхмәтов җиткерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә аның иҗатташ дусты, җырчы Ринас Әхмәтов җиткерде.
"Чаллы юлында авариягә очраганы мәгълүм. Әлегә башка мәгълүмат юк", - диде Ринас Әхмәтов.
Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды.
Шәфәгать Салиховка 60 яшь иде. Ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Быел 19 сентябрь көнне Чаллыда тамашачыларына юбилей концертын тәкъдим иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз