news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танылган Америка җырчысы яхшы куелган милли операның дөньяда уңыш казанасына ышана

Сентябрь аенда татар опера театры сәхнәсенә “Сөембикә” спектакле чыгарылачак.

Танылган Америка җырчысы яхшы куелган милли операның дөньяда уңыш казанасына ышана
Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган опера җырчысы Лестер Линч “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Шаляпин исемендәге халыкара опера фестиваленә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә милли опера спектакльләренең Европада популяр булу мөмкинлеге турында әйтте.

Матбугат конференциясендә журналистларның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә татар операларының аз куелуы турында соравы бәхәс тудырды һәм танылган артист сүзгә кушылып оригиналда, ягъни, татар телендә барган спектакльләрнең Европада һәм Америкада уңыш казану мөмкинлегенә басым ясады. “Элегрәк без “Пиковая дама”ны инглиз телендә җырлый идек, хәзер оригиналда, ягъни, рус композиторларының үз телендә башкарабыз. Театрда татар опералары җитмәү проблемасын хәл итү юлын мин булганнарын затлы, зиннәтле, кызыклы итеп куюда күрәм. Алар һичшиксез оригиналда яңгырарга тиеш”, - диде Америка җырчысы.

Дөрес, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрының билетлар сату буенча директор урынбасары Юрий Ларионов кунак артист белән килешеп бетмәде. Ул чит илдә милли опера белән билет сатып булуына шикләнеп карый. “Чит илдәге партнерларыбыз бездән классика сорый. Алар үзләре аз бюджетлы заманча әсәрләрне куялар. Ә бездән затлы, кыйммәтле итеп куелган опералар сорыйлар”, - диде ул.

Линч аның фикере белән килешеп, моның авыр булуын һәм зур тәвәккәллек соравын таныды. “Ә шулай да, тәвәккәлләп тотынсагыз яхшы булыр иде”, - диде ул.

Юрий Ларионов театр җитәкчелегенең репертуарда милли спектакльләрнең җитәрлек дәрәҗәдә дип санавын әйтте. Ул театрының тиздән “Сөембикә” операсын куячагын һәм яңа спектакльне сентябрьгә чыгару планлаштырганын искәртте. Аның сүзләренчә, милли операның киләсе елда Шаляпин фестивалендә дә күрсәтелү мөмкинлеге бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100