news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган алып баручы Айдар Садыйков вафат булган

Танылган алып баручы Айдар Садыйков вафат булган. Бу хакта «Матбугат.ру» хәбәр итә.

Ул күп еллар төрле туйлар, мәҗлесләр, иҗади чаралар алып барды. Соңгы елларда экскурсовод эшенә керешкән иде. Бик күп җырчылар, татар артистлары белән хезмәттәшлек итте. Телевизион экраннарда да еш күренде.

«Кызганыч, онкологияне җиңә алмады. Мәрхүм белән хушлашу бүген 16 сентябрь көнне «Казан нуры» мәчетендә узачак», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot