Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Танылган актер Мәскәү госпиталендә Зәй хәрбие белән күреште

Махсус хәрби операция ветераны Руслан Фәйзрахманов Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Мәскәү госпитальләренең берсендә каршылады. Монда аңа озак көтелгән планлы операция ясаганнар — махсус хәрби операция зонасында алган хәрби җәрәхәтләрдән соң тернәкләнү уза. Бу көнне аның янына «9 рота», «Звезда», «Солдаты» һәм башка хәрби драмалардагы рольләре белән танылган Россия театр һәм кино актеры Амаду Мамадаков килде.
«Барыгызга да бәхет һәм тынычлык, ә Русланга тизрәк савыгуын һәм өйгә кайтуын телим», — диде актер хәрбигә истәлекле бүләк тапшырганда.
Руслан өчен бу очрашу чын сюрприз була. «Амаду кебек кешеләрнең вакыт табып безгә килүләре бик күңелле. Ул актер гына түгел — ул үзе дә армиядә хезмәт иткән, «Сугышчан туганлык»ның нәрсә икәнен белә. Сөйләшер нәрсәләр бар иде», - дип уртаклашты ветеран очрашуның нечкәлекләре белән.
Руслан Фәйзрахманов тумышы белән Зәйдән. Мобилизациягә кадәр Казанда яши һәм эшли. 2022 елның көзендә, повестка алгач, бер минут та икеләнмичә махсус хәрби операциягә китә.
Хезмәтнең беренче көннәреннән үк разведчиклар арасында була. 2022 елның декабрендә аның подразделениесен Көньяк Донецк юнәлешенә җибәргәннәр. 2023 елның 24 гыйнварында ук Руслан Угледарны штурмлауда катнаша, ә икенче көнне мина шартлаудан авыр җәрәхәт ала — сул аягы сына.
«28 гыйнварда мине эвакуацияләделәр. 2023 елның июлендә дәваланганнан соң мин үз частемә кайттым. Разведкада эшләдем: алгы сызыкта мәгълүмат җыйдым, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек ташыдым», - ди татарстанлы.
Соңрак аны БПЛА белән каршылык күрсәтү төркемендә өлкән хәрби итеп билгелиләр. Имгәнүгә карамастан, Руслан хезмәтен 2024 елның августына кадәр дәвам итә, сәламәтлеге начарлану сәбәпле, госпитальгә ятарга туры килә.
«Хәрби-табиб комиссиясен узганнан соң мине сәламәтлек буенча комиссияләделәр», - ди ул.
Күрсәткән батырлыгы өчен Руслан Фәйзрахманов «Разведкадагы хезмәте өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре белән бүләкләнә.
Материал Клара Ермолаева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз