news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Танылган актер һәм музыкант Алексей Воробьев Казанның яңа купюрада сурәтләнүе өчен тавыш биргән

Татарстан башкаласы өчен тавыш бирүе турындагы хәбәрне артист социаль челтәрдәге битендә урнаштырган

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Танылган Россия актеры, музыкант һәм режиссер Алексей Воробьев Үзәк банк уздыра торган 200 яки 2000лек яңа банкнотларда Казан символикасын урнаштыруга тавыш биргән. Бу хакта #200Казан инициатива группасы 200kazan.ru сайтында хәбәр итә.

«Мин Казанны бик яратам.... Анда минем дусларым яши һәм “Кабан күле байлыклары” - «Сокровища ОК» фильмын төшергәндә бу шәһәр минем туган шәһәрем кебек якынга әйләнде, – дип билгеләп үткән Алексей Воробьев үз хәбәрендә. – Мин үз тавышымны Казан өчен бирәм, әлеге шәһәрне яклыйсым килә. Әгәр дә минем язылучыларым һәм дусларым да бу яклап миңа булышса, икеләтә шат булыр идем».

Алексей Воробьев барлык язылучыларны да үзенә кушылырга чакырган – кыска гына вакыт эчендә 70 мең «лайк» һәм берничә йөз комментарий барлыкка килгән. Ул хәбәренә Казан фотосурәтләрен өстәгән һәм твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү тәртибе белән таныштырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot