news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тантаналы башланган «Ак Барс» – ЦСКА уены Казан командасы җиңүе белән тәмамланды

Тантаналы башланган «Ак Барс» – ЦСКА уены Казан командасы җиңүе белән тәмамланды
Салават Камалетдинов

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү шәһәренең ЦСКА командасын 4:1 исәбенә җиңде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Боз сараенда Мәскәүдән килгән җанатарлар да бар иде, ЦСКА командасы фан-секторы тулы күренде.

«Ак Барс» – ЦСКА уены «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глуховның профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлау тантанасыннан башланды.

  • Михаил Глухов Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә туган, 2014 елдан бирле Казанның «Ак Барс» командасы өчен уйнады. Ул 2018 елны Казан командасы составында Гагарин кубогын откан хоккейчыларның берсе.

Тантанада бозга гаиләсе белән Михаил Глухов, «Ак Барс» хоккей клубының генераль менеджеры Марат Вәлиуллин, шулай ук быелгы сезон алдыннан гына профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлаган Данис Зарипов чыкты.

Марат Вәлиуллин һөҗүмчегә яхшы уены өчен рәхмәт әйтте һәм, киләчәктә тренер карьерасы да шундый ук күренекле булуына өмет белдереп, уңышлар теләде. Хәзер Михаил Глухов команданың тренерлар составында.

«Зур рәхмәтемне карьера дәвамында миңа терәк булган бар кешегә, тренерларга, командадагы партнерларга белдерәм, аларсыз минем берни дә килеп чыкмас иде. Миңа таяныч булганнары, яратканнары өчен гаиләмә, әти-әнигә, дусларга, якыннарыма, хатыным белән балаларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә», – дип сөйләде Михаил Глухов.

Шулай ук ул «Татнефть» компаниясенә, аның җитәкчесе Наил Магановка республикада хоккей үсешенә керткән зур өлеше өчен һәм «Ак Барс» тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка 2014 елда командага чакырганы өчен рәхмәт әйтте.

Уен барышы.

Әлеге матчта Казан командасы капкасын Тимур Билалов саклады, ул җәрәхәтләнү сәбәпле 24 сентябрьдән бирле уйнамаган иде. Бүген ул бары бер алка керттерде.

Беренче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0). Периодның соңгы секундларында, ике команданың да берәр уенчысы штрафчылар эскәмиясендә утырганда, ЦСКА һөҗүмчесе Михаил Григоренко берүзе өч хоккейчыны алдап капкага таба бәрү ясады һәм гол кертте (1:1).

Икенче период. Унөченче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Радулов гол кертте (2:1). Период ахырында «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов алканы туктатыр өчен артык алга чыкты һәм алканы тәгәрәтеп баручы көндәш команда уенчысы белән бәрелешеп егылды. Тимур Билаловка көндәшенең аягын чалган өчен штраф салынды, команда ике минутка азчылыкта калды.

Өченче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» тагын бер алкага алга чыкты, голны Кирилл Семёнов кертте (3:1). Уенның соңгы секундларында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (4:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Яшкин – Шипачёв – Радулов, Юдин – Журавлёв
  • Галиев – Семёнов – Галимов, Адамчук – Лямкин;
  • Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Войнов – Лучевников;
  • Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Терехов), Евсеев.

ЦСКА

  • Федотов (Шарыченков)
  • Слепышев – Карнаухов – Абрамов, Шуравин – Нестеров;
  • Окулов – Каменев – Плотников, Провальнев – Диц;
  • Мамин – Соркин – Григоренко, Дыбленко – Ибраһимов;
  • Полтапов – Мингачёв – Фатеев (Дронык), Макаров.

«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. «Ак Барс» – «Авангард» матчы 24 октябрь 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100