news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тантана» театр премиясенең суммасы икеләтә арткан - ул 100 мең сумны тәшкил итә

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

«Тантана» театр премиясенең суммасы икеләтә арткан - ул 100 мең сумны тәшкил итә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Тантана» республика театр премиясенең суммасы икеләтә арткан. Хәзер ул 100 мең сумны тәшкил итә.

Камал театрының ютуб-каналында «Тантана-2020» республика театр премиясен тапшыру тантанасы бара.

«Тантана-2020» театр премиясенең беренче кунагы Зилә Вәлиева иде. Хәзер ТР Иҗтимагый палатасын җитәкләүче Зилә Вәлиева үзе мәдәният министры булганда әлеге премияне гамәлгә куюын искә алды.

«Баштан ук «Тантана» премиясенә югары планка куелган иде. Хәзер дә шул югарылыкны тотасы иде», дип теләде ул бүгенге оештыручыларга. 

news_right_1
news_right_2
news_bot