news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тантана» премиясе: Елның иң яхшы спектаклен Камал театры чыгарган

«Тантана» премиясе: Елның иң яхшы спектаклен Камал театры чыгарган
Салават Камалетдинов/архив

«Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинациясендә Камал театры «Тантана» премиясе белән бүләкләнде. «Тантана» комиссиясе Фәрит Бикчәнтәев куйган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (Мәхмүт Галәү) спектаклен елның зур формадагы иң яхшы спектакле дип тапкан.

Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәевка «Тантана» дипломын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Ирада Əюпова Əлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановка, Əлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлевага, «Татнефть» җитәкчелегенә җиткерде. «Безнең байлыгыбыз ул нефть түгел, талантлы шәхесләр», диде министр.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында барды. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100