news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тантана» премиясе «Дебют» өчен Айзат Хәйруллин һәм Алсу Сәгыйдуллинага тапшырылды

«Тантана» премиясе «Дебют» өчен Айзат Хәйруллин һәм Алсу Сәгыйдуллинага тапшырылды
Әтнә театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев/архив

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы «Дебют» номинациясеннән башланды. Лауреатлар исеме язылган конвертны Буа театры житәкчесе Раил Садриев ачты һәм жиңүчеләрне игълан итте.

Быел комиссия «Тантана» премиясенең «Дебют» номинациясен икегә бүлергә карар иткән.

Премия Әтнә театры артисты Айзат Хәйруллинга һәм Чаллы театры артисты Алсу Сәгыйдуллинага тапшырылды.

Артистлар үз театрларына һәм жюрига рәхмәтләрен әйттеләр.

Айзат Хәйруллин профессиональ премиягә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектаклендә Акъегет роле өчен тәкъдим ителгән иде. Алсу Сәгыйдуллина Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендәге Сәвилә роле өчен лаек булды.

Хәзерге вакытта Буа дәүләт театры залында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot