news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Кукмара районы егете Танкчылар көнендә сайлауга барды

Вахит авылында яшәүче Рәмзил Галиуллин өчен 13 сентябрь — икеләтә бәйрәм көне.

Танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Кукмара районы егете Танкчылар көнендә сайлауга барды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Быел 13 сентябрь — Бердәм сайлауларга Танкчы көне дә туры килде. Кукмара районы Вахит авылында яшәүче Рәмзил Галиуллин өчен бүген икеләтә бәйрәм. Ул Чита шәһәрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итеп, узган елның ноябрендә кече сержант исемендә демобилизацияләнгән, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru.

Рәмзилнең 1732нче сайлау участогы Вахит авылы мәдәният йортында урнашкан. Анда сайлаучылар саны — 638 кеше.

«Сайлауларга барып, үз тавышымны бирдем. Мин мондый мөһим чараларда һәркем катнашырга тиеш дип саныйм. Ул күп вакытны алмый. Моннан тыш, бүген Танкчы көне дә. Һичшиксез, бергә хезмәт иткән иптәшләремне уртак бәйрәм белән котлаячакмын», — диде Рәмзил Галиуллин.

Армиядән кайтканнан соң, егет бәхетне читтә эзләми. Туган авылында калып, гаилә кора. Бүгенге көндә Кукмара аграр көллиятендә физкультура укытучысы булып эшли.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100