news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТАНЕКО” заводында 33 яшьлек эшче һәлак булган

Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 11 декабрь көнне “ТАНЕКО” заводы территориясендә 33 яшьлек электрик (инженер-наладчик) һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе тикшерү башлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

“Татэлектромонтаж” ҖЧҖ хезмәткәрен электрощитта эшләгәндә ток суга. Алган җәрәхәттән урында ук үлә.

Фаҗиганең нечкәлекләре тикшерү барышында ачыклана. Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе карала.

Шәхси чыганаклардан билгеле булганча, “Татэлектромонтаж” хезмәткәре Руслан Казаков "ТАНЕКО" заводына командировкага җибәрелгән була. Мәрхүмнең хатыны тол, ике кечкенә баласы ятим калган. Бүген ул Казанда җирләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot