news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ТАНЕКО» реактив ягулык чыгаруны үзләштерде

Авиация керосинының сынау-сәнәгать партиясе эшләнде

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Түбән Каманың «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында ТС-1, РТ һәм Джет-А1 маркалы реактив двигательләре өчен Авиация керосинының сынау-сәнәгать партиясе эшләнде.

Хәзер “ТАНЕКО” җитештерү егәрлекләре елына 300 мең тоннага кадәр авиакеросин чыгару мөмкинлеге бирә.

Авиакеросин авиация техникасы өчен мөһим стратегик ягулык булып торгач, беренче сынау партиясе РФ Оборона министрлыгы вәкилләре һәм “Бөтенроссия нефть эшкәртү фәнни-тикшеренү институты” ААҖ белгечләре катнашында гамәлгә куела. “ТАНЕКО” сәнәгать производствосына рөхсәт алу өчен авиаягулык үрнәкләрен Россиянең махсус тикшеренү үзәкләренә физик-химик сынауларга җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100