Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Танеко” оешмасында 25 яшьлек эшче һәлак булган
Ул 20 метр биеклектән егылып төшеп вафат була.
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Түбән Кама шәһәрендә “Танеко” Ачык акционерлык җәмгыятенең төзелеш мәйданчыгында фаҗига була. 25 яшьлек эшче 20 метр биеклектән егылып төшеп һәлак була. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра.
Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига монтажчының шахта баскычы буенча аска төшәргә җыенган вакытында килеп чыга. Ул куркынычсызлык билбавын эләктерергә җитешмәгән була, аягы таеп китә дә, аска төшеп китә. Аның имгәнүләре гомерен саклап калырлык булмый.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз