Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“ТАНЕКО” ААҖ заводында эшче 12 м биеклектән егылып төшеп үлгән
Ир-егет үлеме буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Агымдагы елның 24 нче гыйнварында көндез Түбән Кама шәһәренең “ТАНЕКО” ААҖ заводы территориясендә 28 яшьлек ир-егет һәлак булган. Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 216 нчы маддәсенең 2 нче часте (төзелеш эшләре барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында кеше үлеменә китерү) нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Якынча версия буенча, “Салават 2 АКВН ЗМ” ОСП” эшчесе завод эстакадасында монтаж эшләре белән мәшгуль булган. Берара ул югарырак менәргә уйлый һәм имгәнүдән саклый торган билбавын ычкындыра. Нәтиҗәдә, хезмәткәр 12 метр биеклектән егылып төшә һәм шунда ук имгәнүләреннән җан бирә. Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Фотосурәт әлеге компания сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз