«Элек минем бер дә тарих белән кызыксынганым юк иде, мәктәптә дә бу фәнне бик яратмадым. Идея үземнең гаиләм шәҗәрәсен өйрәнгәндә барлыкка килде. Шәҗәрәбезне төзегәч, «мин бит татар егете, ә үз тарихымны белмим» дигән уй туды. Татар халкы тарихы белән кызыксына башладым. Шуннан китте: Татарстанда тарихны кайда өйрәнеп була, дигән сорау куйдым – Болгарда. Анда баргач, мин шок хәлендә идем, тарихи җирләрдә энергетика бик көчле, шуның белән рухландым. Казанга кайткач, татар халкы белән бәйле булган төрле музейларга, күргәзмәләргә йөрдем. Башымда татар халкының тулы тарихын күзаллыйсым килде.
«Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге музее»нда пазл төзелеп бетте. Анда XVI гасырга кадәр татарлар тарихында булган төгәл 4 зур чор аерылып күрсәтелгән, аларның һәрберсе – аерым тарих, һәрберсенең йөзе бар.
Болгарда тарихка тулаем чумган кебек буласың, Казанда да шундый урын булсын, дигән теләк барлыкка килде. 4 чор – һәм әлеге һәрбер чорны тулаем сизү, күрү, ишетү булырга тиеш. Шулай эшләгән очракта гына, хисләрне кеше барлык органнары аша кичерә, һәм аларны онытуы кыен. Шуннан уйлый башладык – Идел буе Болгары турында без бик күп сөйләшәбез, Алтын Урда, Казан ханлыгы турында да мәгълүмат күп. Борынгы төрки чор турында мәгълүмат юк диярлек, без аның турында аз сөйләшәбез, ә ул бит бик зур чор. 1 мең ел гына да түгел, берничә гасыр. Максатыбыз – кунакларны борынгы төрки чор мохитенә кайтару иде. Тирмә кирәк, дигән уй килде, һәм без аны булдырдык.
Проектны мин тулаем шәхси акчама эшләдем. Күпмедер җыйган акчам бар иде, якынча санагач, алар эшнең яртысын башкарырга да җитмәгәнен аңладым, машинамны саттым, берничә кешедән бурычка алып торырга туры килде. Әлегә керем буенча «плюска» чыкмадык, «нульгә» эшләп барабыз. Әлегә түзәбез, күпмедер вакыттан эш акча китерә башлар, дип уйлыйм, якынча 4-5 ел эчендә алга китеш булуына ышанам, әлеге проект күпләрне кызыксындырды, алга таба да монда төрле чаралар, очрашулар булып торыр, дип уйлыйм.
Бездә Камал театры актеры, режиссер Артур Шәйдуллин куйган спектакль бара, төгәлрәк әйтсәк, «этно-шоу». Баштан без аны спектакль дип тәкъдим иткән идек, халык бик атлыгып тормады, спектакль никтер барыбер искелек буларак кабул ителә, соңрак исемен «этно-шоу» дип үзгәрткәч, тамашачылар күбәйде, мәгънәсе үзгәрмәсә дә, заманчарак яңгырый бит. Тагын бер проектыбыз – «квартирниклар». Шулай ук төрле форматтагы лекцияләр һәм иҗади очрашулар да оештырабыз», – ди ул.
Тирмә хуҗасы Марат Рамазанов белән «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.