news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тамырлар” кантатасы Әлмәттә куелачак

“Тамырлар” кантатасы Әлмәттә куелачак

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Әлмәт Татар дәүләт драма театры бинасында “Тамырлар” дип кантата куелачак. Кантатаның музыка җитәкчесе һәм дирижеры, Татарстанның халык артисты һәм сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге премиясе лауреаты, “La primavera” Казан дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе – Рөстәм Абязов.

Билгеле булганча, шагыйрь Сөләйман шигырьләренә Роза Мөхетдинова иҗат иткән әлеге музыкаль әсәр тәүге тапкыр узган ел Казанда зур уңыш белән үткән иде. Кантатаның эчтәлегенә килгәндә, ул тулысы белән безнең тарихыбызга багышланган. Җырларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге “Хыял” камера хоры, Россиянең атаказанган артисты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев, Татарстанның атказанган артисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр, халыкара бәйгеләр лауреаты “Фәридә-Алсу” дуэты башкара. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Айрат Арсланов, Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Наилә Гәрәева һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов нәфис сүз сөйләячәк.

Кантатаны сәхнәгә куючы – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100