news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таможня берлегенә башка илләр дә керә ала, дип саный Борис Грызлов

РФ Дәүләт Думасы спикеры Россия, Белоруссия һәм Казакъстанның Таможня берлегенә БДБның башка илләре дә кушылу мөмкинлеген кире какмый

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасы спикеры Россия, Белоруссия һәм Казакъстанның Таможня берлегенә БДБның башка илләре дә кушылу мөмкинлеген кире какмый. «ИТАР-ТАСС» агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта бүген Борис Грызлов белдергән.
“2010 елда Таможня берлегенең эшли башлавы - безнең илләр интеграциясе юлында күзгә күренә торган адым”, - дип ассызыклады спикер “ул Россия һәм аның партнерлары өчен файдалы” дип белдереп. “Безнең дәүләтләр арасында “эчке икътисади чикләрне” бетерү, тауарларның ирекле әйләнеше кооперацион челтәр булдыруны сизелерлек җиңеләйтәчәк, - дип белдерде ул. – Конкуренция үсәчәк, шулай булгач продукция сыйфаты да күтәреләчәк һәм инновацияләргә ихтыяҗ да була”.
Грызлов, белгечләр фикеренә таянып, “болар барысы да безнең илләргә сизелерлек йогынты ясаячак: 2015 елда Тулаем эчке продуктның өстәмә үсеше 14–15 процент тәшкил итәчәк, ә бу триллион сум дигән сүз”. “Моннан тыш Таможня берлеге булдыру - Бердәм икътисади киңлек формалаштыру максатына ирешү өчен мөһим адым булып тора”, - дип билгеләп үтте ул. “Әлбәттә, күп проблемалар хәл итәсе бар, - дип белдерде спикер. – Аерым алганда, сүз берлекнең “тышкы икътисади чикләрен” ныгыту турында бара.
Грызлов сүзләренчә, 2010 елда Таможня берлегенең эшли башлавы - безнең илләр интеграциясе юлында күзгә күренә торган адым, дип хәбәр итә “Интерфакс”.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100