news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана

Тамбов өлкәсе татарлары Энгураз авылында Сабан туен бәйрәм итәчәк.

(Казан, 19 июль, "Татар-информ"). 21 июль көнне Тамбов өлкәсе татарлары Энгураз авылында Сабан туен бәйрәм итәчәк. Ул Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана. Бу хакта Тамбов өлкәсенең туристик мәгълүмат порталы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм кысаларында спорт ярышлары, милли көрәш, иптәшләрчә футбол матчы каралган. 
 
Кунаклар каршында җирле иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Аниматорлар һәм әкият геройлары исә балаларның күңелен ачачак. 
 
Бәйрәмгә килүчеләр милли татар ризыкларыннан авыз итә алачак, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot